2-8 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 83 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, мошенниклык очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче туктаткан. Аларга карата административ эш ачылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев