Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Лариса Николаевна Захаровага 6 февральдә 35 яшь тула.

03 февраль 2023, 09:55

208

0

0

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Лариса Николаевна Захаровага 6 февральдә 35 яшь тула.

Кадерле кызыбыз, киленебез, әниебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхет, эшеңдә уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер итәргә язсын, Андрей белән тигез тормышта балаларыгызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Йолдыздай җемелди ак карлар,
Күмелә бар дөнья аклыкка.
Ак кышта килгәнсең дөньяга
Әйләнеп өр-яңа шатлыкка.
Яшә син һәрвакыт елмаеп,
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетең кояш нуры сипсен
Сүрелми гомергә-гомергә.

Иң изге теләкләр белән әти-әниләрең. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең Андрей, балаларың Дмитрий, Оксана, туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев