Имәнлебаш авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кадер авылында тормыш итүче дустыбыз Кадерия Йосыф кызы Габдрахманованың 18 февральдә юбилее
Кадерле дустыбыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныкларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек дустың булу - безнең өчен олы бәхет. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Фидаил белән парлы тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Туган көнең белән котлап, чын күңелдән
Теләкләрнең телибез иң изгесен.
Булган сәламәтлек сине ташламасын,
Барыр юлың гөлгә күмелсен.
Гомер юлың чәчкә үреп, ак бәхеттә
Сөендереп-сөеп куандырсын.
Аллаһ биргән тормыш якты булып янсын,
Яшәү дәрте биреп яндырсын.
-Мин бәхетле! - диеп яшәү язсын сиңа,
Язмышыңа бул син рәхмәтле.
Кояш нурын үз күзләрең белән күреп
Җиргә басып йөреп, бәхетле.
Бары тик изге теләкләр белән Кадер кызлары.
Нет комментариев