Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зәй аграрийлары язгы кыр эшләренә чыктылар
Бүгенге көндә көзге культураларны тукландыру эше бара.
-
Зәйлеләр “Газель” машинасында хәрби якташларыбызга өченче мәртәбә гуманитар ярдәм илтте
Зәйлеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтү өчен уртак көч белән гыйнвар аенда “Газель” алды. 18 март иртәсендә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән машина махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләре янына юл тотты.
-
Россия Президентын сайлауларда Зәй районы башлыгы тавыш бирде
Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов 1нче мәктәптә урнашкан 1451нче сайлау участогында тавыш бирде.
-
Максим Сабанов: «Хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычны тиешенчә үти»
17 мартта торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Зәйдә сайлау участоклары ишекләрен ачты
Бүген зәйлеләр бар ил халкы белән беррәттән Россия Федерациясе Президентын сайлауга кереште.
-
Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Президентын сайлау уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.
-
Минтимер Шәймиев Россия Президентын сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.
-
Россия Президентын өч көн сайлыйбыз
Россия Президенты сайлаулары өч көн — 15еннән 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
-
Архивлар — тарих сакчылары
Россиядә архивлар көне 10 мартта билгеләп үтелә.
-
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның беренче бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
-
Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зәй ир-егетләренең әниләрен һәм хатыннарын бәйрәм белән котлады
Бүген Казанның «Корстон» концертлар залында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 8 Март бәйрәме уңаеннан танатаналы чара үтте. Анда Зәй делегациясе дә катнашты.
-
Зәйдә яңа автобуслар руле артында хәрәкәт итәчәк машина йөртүчеләргә имин юллар теләделәр
Бүген Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район җитәкчелеге тарафыннан 5 яңа автобуска маршрутка чыгу өчен фатиха бирелде.
-
Зәйдә Сөләймановлар дәүләт программасы буенча торак шартларын яхшырта
Бүген Зәйдә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утыз сигезенче сессиясе алдыннан күңелле вакыйга булды. Анда яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга таныклык тапшырылды.
-
Зәйдә яңа автобуслар линиягә 7 мартта чыгачак
Табигый газ белән эшләүче шәһәр транспорты экологик хәлне шактый яхшыртачак.
-
Зәйдә йолдызчыклар нурларын сипте
Кичә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае чын мәгънәсендә күзләрне камаштырып балкучы йолдызлар сибелгән күк йөзен хәтерләтте. Биредә «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры гала-концерты үтте.