Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар!

Сезне язның беренче бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу матур бәйрәм тормыштагы иң яхшы үзгәрешләргә өмет баглаган чын яз символына әверелде. Бу вакытта, шатлык һәм өмет бүләк итеп, табигать уяна һәм чәчәк ата, яңа планнар һәм хыяллар туа. Язгы күтәренке кәеф сезгә һәрвакыт юлдаш булсын, тормышка ышаныч һәм көч бирсен. Чөнки йорттагы тынычлык, гаилә иминлеге, балаларның сәламәтлеге һәм киләчәге нәфис хатын-кыз иңнәрендә. Сез дөньяны якты һәм ачык итәсез, күңелләребезне җылытасыз. Сезнең чиксез түземлегегез, сабырлыгыгыз, зирәклегегез, мәхәббәтегез белән без күп авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз.

Муниципаль районыбызның гүзәл затлары — авыл хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар, энергетиклар, машина төзүчеләр, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр — тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә үз бурычларын югары профессиональ дәрәҗәдә үтиләр һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Эшкә намуслы карашы, актив тормыш позициясе белән районыбыз һәм республикабыз үсешенә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә улларын Ватанны саклаучылар итеп тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Шулай ук Ватанны саклаучыларның тормыш иптәшләренә, кызлары, сеңел-апаларына ил өчен бик мөһим вакытта аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Сез хәрби ир-егетләребезгә үз көчләренә ышанырга ярдәм итәсез һәм аларны иң кыю эшләргә илһамландырасыз. Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны батырларча саклаган, тылда хезмәт иткән, илне торгызган һәм бүген үсеп килүче буынга үрнәк булып торучы хатын-кыз ветераннарыбыз олы хөрмәткә лаек. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Сезнең һәркайсыгыз якыннарыгызның, туганнарыгызның мәхәббәтен, хөрмәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәсен, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз сөендерсен. Имин тормыш, озын гомер, гаилә бәхете һәм тыныч күк йөзе телим.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев