Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйлеләр “Газель” машинасында хәрби якташларыбызга өченче мәртәбә гуманитар ярдәм илтте

Зәйлеләр хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтү өчен уртак көч белән гыйнвар аенда “Газель” алды. 18 март иртәсендә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән машина махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләре янына юл тотты.

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеме, зәйлеләр килде.

-Кичә генә илдә сәяси вакыйга – Россия Президентын сайлаулар төгәлләнде. Ә без инде бүген иртән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм озатабыз. Бу безнең өчен һәрвакыт актуаль, беренче урында тора. Бүген Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгын да билгелибез. Шундый тарихи даталар уңаеннан якташларыбызга гуманитар ярдәм озатуда  тирән мәгънә бар,  - диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.

Разиф Галиевич “Zаинск с Vами” волонтерлар төркеменә, аларның җитәкчеләре Елена Хисаметдиновага хәрбиләргә ныклы тыл булулары, аларга һәрвакыт ярдәм итеп килүләре өчен рәхмәт белдерде.

-Сез армый-талмый егетләребезгә ярдәм итүегезне дәвам итәсез. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләребез дә  гаиләләре белән күрешкәннән соң, иң беренчеләрдән булып сезнең янга килә. Ә бу бик күп нәрсәне аңлата, - диде Разиф Галиевич.

Машинада махсус хәрби операциядәге егетләр өчен мөһим булган әйберләр -запас частьләр, бензин пычкылары, шуруповертлар, эретеп ябыштыру аппараты, генератор, “Урал” машинасына тәгәрмәчләр, маскировка челтәрләре, химера костюмнары, медикаментлар, тиз пешә торган ашлар һәм тагын  башка бик күп әйберләр урын алган иде.

-Хәрбиләргә гуманитар ярдәм зәйлеләр көче белән җыелды. Гуманитар ярдәмне җыюда аеруча Шыкмай, Куш-Елга, Түбән Лоҗы, Карман, Түбән Биш, Бигеш авыллары халкы актив. Имәнлебашлылар авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы “Татарин” позывноен йөртүче егеткә тепловизор алып җибәрде. Бер хәрбиебезнең апасы өчпочмаклар пешерде, аларны вакуумладык. Шулай ук юл уңаеннан госпитальләргә медикаментлар,  киемнәр, урын-җир әйберләре, эчке киемнәр җыеп озаттык. Игелекле кешеләр ярдәме белән кирәкле булган барлык әйберләрне дә ала алдык. “Урал” машинасына тәгәрмәчләрне биргән егетебез исемен күрсәтмәскә кушты. Ә бит алар очсыз түгел, берсе-берсе 100 мең сумнан артык тора. Изгелек эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер",  дигән матур әйтем бар. Чыннан да игелекнең иртәсе дә,  киче дә юк. Барысы да җиңү өчен, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын өчен, - ди Елена Хисаметдинова.

Гуманитар ярдәмне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов,  хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, шулай ук һәрвакыт хәрбиләребезгә ярдәм кулы сузучы Иван Лопотков озата бардылар.

-Якташ егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Луганск юнәлешендә булдык. Комсомольск, Ростов, Новочеркасск госпитальләренә дә зәйлеләрдән җыелган гуманитар ярдәмне калдырдык. Егетләр безнең белән һәрчак элемтәдә, алар безне көтеп тора. Гуманитар ярдәмне җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, - ди Петр Сергеевич.

Гуманитар ярдәмнең берсе китүгә, икенчесен әзерләү башлана.

-Алдагы гуманитар ярдәм өчен егетләребезгә элемтә чаралары алынды инде. Моның өчен игелекле кешеләр ярдәме белән 125 мең сум акча җыелды. Егетләр туган яктан читтә якташлардан килгән һәр хәбәргә, һәр нәрсәгә сөенәләр. Ярдәм күрсәтүче, терәк булучы ныклы тылга рәхмәтле алар, - ди Валентин Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев