Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Президентын сайлауларда Зәй районы башлыгы тавыш бирде

Зәй муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов 1нче мәктәптә урнашкан 1451нче сайлау участогында тавыш бирде.

Районыбызда РФ Президентын сайлаулар буенча тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Һәрвакыттагыча сайлауларда зәйлеләрнең активлыгы күзәтелә. Илебез Президентын сайлаулар Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында “Гаилә белән сайлыйбыз” девизы астында үтә. Сайлауларга гаиләләре белән килүчеләр күп.

1нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында өченче көн сайлаулар да Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте.

-1451нче сайлау участогында 1657 сайлаучы теркәлгән, шуларның 20се беренче мәртәбә тавыш бирә. Беренче мәртәбә сайлаучыларга бүләкләр тапшырыла, билгеле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучы сайлаучыларны  өйләренә барып сайлатабыз. Узган ике көндә сайлауларда халык актив катнашты. Гаиләләре белән балаларын ияртеп килүчеләр күп, - ди сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров.

Участокта сайлаулар бәйрәм төсен алган. Сайлауга килүчеләрне музыка мәктәбенең укытучылары һәм укучылары матур көйләр уйнап, тере музыка астында каршы ала. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Зәй тарихының үткәне буенча күргәзмә оештырган. Сайлауга килүчеләр әлеге күргәзмә белән кызыксынып таныша.  Күчмә сәүдә оештырылган.

- Без гаилә белән һәрвакыт сайлауларга йөрибез. Бу көн безнең өчен бер бәйрәм булып тора. Балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдем, - диде бер яшь әни.

Бүген, 17 мартта, илебез Президентын сайлауларның өченче көнендә, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Россия Президенты сайлауларында катнашты.

-Район җитәкчесе буларак, район-шәһәрдә сайлауларның югары әзерлектә узуын  билгеләп үтәр идем. Зәйлеләр бик актив төстә сайлауларга килеп, киләчәгебез өчен тавыш бирә. Сайлаулар гадәти булмаган шартларда махсус хәрби операция кысаларында үтә. Без бүген илебез Президентын гына түгел, Россиянең Кораллы Көчләре Югары башкомандующиен дә сайлыйбыз. Бу икеләтә җаваплы. Россия һәрвакыт көчле ил булды һәм шулай булып калачак. Бүген яңа төбәкләрдә дә сайлаулар бара. Барысы да халкыбыз әйбәт яшәсен өчен эшләнә, мин киләчәгебезнең тагын да матуррак булачагына ышанам! – диде Разиф Галиевич.

Сайлауларга Әзгәрия Ямашева оныклары белән килгән иде. Аның өчен бу көн икеләтә бәйрәм: бүген әле ул туган көнен дә билгеләп үтә. Әзгәрия апаны туган көне белән котлап, район башлыгы бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев