Россия Президентын өч көн сайлыйбыз
Россия Президенты сайлаулары өч көн — 15еннән 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Шул уңайдан районда әлеге сәяси вакыйгага әзерлек хакында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Хуҗина сөйли.
— Бу юлы без өч көн рәттән сайлаучыларны, үз җайларына карап, тавыш бирү участокларына чакырабыз. Мондый формат инде хәзер Россия сайлау системасы өчен традициягә әверелә, аны беренче тапкыр коронавирус пандемиясе вакытында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә кулланганган идек. Районда, гомумән, 61 сайлау участогы инде тавыш бирүчеләрне кабул итәргә әзер. Аларның 20се — шәһәрдә, 41е — авыл җирлекләрендә. Сайлау участокларының адреслары, аларга нинди адреслар буенча яшәүчеләрнең беркетелүе турында без алдан ук район газеталарында маүсус исемлек биреп хәбәр иткән идек. Һәр участок тиешле җиһазлар белән тәэмин ителде, сайлаулар вакытында куркынычсызлыкны саклау буенча барлык тиешле таләпләрне үтәү максатында җаваплылар билгеләнде. Гомумән алганда, сайлау участоклары куркынычсызлык даими контрольдә тотылучы мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт учреждениеләре, ФАПлар биналарында урнашкан. Бюллетеньнәр участокларга 15 мартта иртән китерелә. Ә сайлаулар иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр барачак. Кемдә кем шушы өч көн эчендә үзе беркетелгән сайлау участогына килә алмаса, мәсәлән, командировка яки башка сәбәп белән читкә китәргә туры килсә, алар күпфункцияле үзәккә килеп яки үз сайлау участогына мөрәҗәгать итеп открепительный талоннар ала ала. Әлеге документ нигезендә сайлау вакытында кайда булсаң, шунда тавыш бирергә мөмкин. Әгәр дә авырып китүчеләр яки физик мөмкинлеге буенча сайлау участогына килә алмаучылар булса, алар янына сайлатучылар махсус өйләренә киләчәк. Моның өчен бары тик үз сайлау участогыгызга хәбәр итәргә яки күршегез аша бу хакта белдерергә мөмкин. Барлык зәйлеләрне сайлауларда актив катнашырга чакырам, киләчәгебезгә битараф булмаска өндим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев