Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Архивлар — тарих сакчылары

Россиядә архивлар көне 10 мартта билгеләп үтелә.

Тарихка күз салсак, ул 1720 елда Петр l тарафыннан «Генераль регламент яки устав» кабул ителгәннән вакыттан гамәлдә, нәкъ шул документта беренче тапкыр «архивариус» вазифасы искә алына. Закон нигезендә барлык дәүләт, хакимият органнарында архив алып барылырга тиеш. Петр I кабул иткән документ буенча Россия халыкларының тарихи-мәдәни байлыгын сакларга чакырган Россия Дәүләт архив хезмәтенә нигез сала. Алай гына да түгел, архив документларын саклау хокукый дәүләт формалаштыруга, демократияне саклауга һәм ил иминлеген ныгытуга ярдәм итә. Архив тармагы һаман саен үсештә, бүген заманча компьютер технологияләрен куллану мәгълүматны төрле техник чараларда сакларга мөмкинлек бирә. Зәйдә исә архив бүлеге район Советы башкарма комитетының структур бүлекчәсе буларак 1973 елдан эшли. Башлангыч чорда архив бүлеге 18 кв. м мәйданны били, даими саклауда 12 берәмлек документ булган 1 фонд була.

— Ә бүгенге көндә район башкарма комитетының архив бүлеге — гомуми мәйданы 300 кв. м булган аерым бинага ия, шул исәптән төп архив саклагычы — 182,9 кв. м. ны тәшкил итә. Бинабыз заманча мобиль күчмә стеллажлар белән җиһазландырылган. 1935 елдан бирле саклана торган документлар 80 меңнән артык, алар 258 фондка бүленгән. Идарә итү документациясе 27 862, шәхси состав буенча документлар — 50 530 данә. Агымдагы 2024 елның ике аенда Зәй районы архив бүлегенә 514 мөрәҗәгать булды. Аларның 4се генеалогик, 30ы милек хокуклары, 469ы социаль — хокукый, 11е төрле темалар буенча килгән сораулар. Аларның һәрберсенә җаваплар әзерләнә һәм бирелә. Мәсәлән, Зәй районы архив бүлегендә генеалогик сораулар буенча эш нигездә хуҗалык китаплары буенча алып барыла, — ди архив бүлеге башлыгы Елена Куликова.

Глобаль мәгънәдә архивлар-гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибә һәм тарих саклагычлары. Архив хезмәткәрләре тырышлыгы белән безнең документлар белән расланган тарихыбыз саклана. Шуңа күрә архивларга иң мөһим мәгълүмат чыганагы буларак мөрәҗәгать итәләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев