Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Максим Сабанов: «Хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычны тиешенчә үти»

17 мартта торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу тармакның эше һәрвакыт безнең күз алдында, алар хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Алар ярдәме белән безнең фатирларда су, ут һәм җылылык бар, аларның хезмәте нәтиҗәсендә җыештырылган һәм ремонтланган подъездлардан, чиста юл-тротуарлардан йөрибез, төзекләндерелгән ишегалларына чыгабыз. Әлеге хезмәт — иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе. Хезмәткәрләргә уңай тормышны тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләнгән һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы тора.

«Благострой» ҖЧШ узган елдан Максим Сабанов җитәкли. Ул — Яңа Спас авылы егете. Әти-әнисе мәгариф тармагының атказанган хезмәткәрләре. Максим Леонидович Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген юл участогы мастеры вазифасында башлый. Аннан «Нефтестрой» предприятиесендә баш инженер булып эшли. 2010 елдан коммерция эшчәнлеге белән мәшгуль була. 2016 елда Зәйдә «Благострой» ширкәте оештырыла, биредә беренче көннән Максим Сабанов шәһәр урамнарын төзекләндерү белән шөгыльләнә.

-Безнең оешма шәһәр урамнарын тәртиптә тоту белән мәшгуль. Кышкы чорда шәһәрне кардан чистартып, кар чыгарсак, яз көне су басуга каршы чаралар күрәбез, юллардагы чокырларны ямау, күперләрне, тукталыш павильоннарын буяу, юл буендагы үләннәрне чабу һәм чүп җыю буенча җәйге чорга әзерлек алып барабыз. Җәйге чорда юлларны тузаннан һәм пычрактан махсус техника ярдәмендә чистартабыз. Көз көне кышка әзерләнәбез. Безгә иң беренче чиратта зәйлеләрнең урамнарда нинди кәеф белән йөрүләре мөһим. Әгәр халыкка шәһәр урамнары буйлап йөрү уңайлы икән, бу — без эшебезне тиешле дәрәҗәдә яхшы итеп башкарабыз дигән сүз һәм коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ширкәт эшчеләре шәһәр юлларын чистартуда зур күләмдә эш башкаралар, шәһәр мохитен яхшыртуга үзләреннән зур өлеш кертәләр, — ди Максим Леонидович.

Ширкәттә 30га якын кеше хезмәт куя. Аларның күбесе зур тәҗрибәгә ия хезмәткәрләр, җитәкчеләре һәрберсе эшенә югары бәя бирә.

-Быелгы кыш карга мул, берничә тәүлек дәвамында кар яуган очраклар да булды. Безнең тракторчы, машина йөртүчеләребез көчәйтелгән режимда эшләде. Вакытлыча килешү буенча өстәмә хезмәткәрләр дә җәлеп иттек, алар нигездә җәй көне агрофирмаларда эшләүче механизаторлар, — ди Максим Сабанов.

Үзенең төп ярдәмчеләре һәм уң кулы дип ул баш механик Фәнзур Хәсәншин, баш бухгалтер Марина Донгузова, ПТО инженеры Ольга Коневаларны атый.

Таһир Галләмов, Геннадий Адельшин, Михаил Портнов, Валентин Семенов зур тәҗрибгә ия тракторчылар. Экскаваторчы Зөфәр Вәлиуллин, комбинатлы юл машинасы йөртүчесе Геннадий Рыжков, фронталь йөк төягеч машинисты Илнур Хәлиуллин, йөк төягеч экскаваторын йөртүче Евгений Смирнов, мини йөк төягеч машинисты Владислав Земсков, грейдер машинисты Шәүкәт Хисаметдинов — һәрвакыт руль артында булган ышанычлы хезмәткәрләр. Юл эшчеләре Роман һәм Иван Мироновлар, Виталий Уразайкин, Сергей Хохлов, Олег Красильников теләсә нинди һава торышы шартларында юлның йөрү өлешен чистарту белән мәшгульләр. Медицина хезмәткәре Зәйтүнә Миронова хезмәткәрләрнең сәламәтлеген күзәтә, диспетчер булып Наталья Кузнецова эшли. Кайбер хезмәткәрләр «Благострой» ҖЧШ оешкан көннән алып хезмәт куялар биредә.

— Безнең хезмәткәрләр иң югары мактауга һәм хезмәт хакына лаек дип саныйм, — ди Максим Леонидович.

Фотолар редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев