Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә йолдызчыклар нурларын сипте

Кичә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае чын мәгънәсендә күзләрне камаштырып балкучы йолдызлар сибелгән күк йөзен хәтерләтте. Биредә «Созвездие-Йолдызлык» XXIV балалар-яшьләр телевизион фестиваленең төбәк туры гала-концерты үтте.

Анда Зәй, Сарман, Түбән Кама шәһәр районнарыннан иң талантлылар чыгыш ясады. Ике көн дәвамында барган бәйгедә меңнән артык бала төрле номинацияләрдә көч сынашты, аларны «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.

Гала-концертта катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов, мондый талантлар бәйрәмен 24 ел дәвамында тудыручы созвездиелеләргә зур рәхмәтен белдерде. Ә Дмитрий Туманов исә Разиф Галиевичны әлеге фестивальгә балаларны әзерләүгә зур игътибар бирүче район башлыкларының берсе, дип атады.

Ә концерт искиткеч булды. Нәтиҗәдә Зәйдән 1 урынны — җырчы кызыбыз Александра Шишмагаева, «Мирас», " Азаль" ансамбльләре алды.

2 урында — нәфис сүз остасы, җырчы Есения Соловьева, вокал-солода чыгыш ясаган Аделина Сәхәбетдинова, Арина Бочкарева, «Наследие» квартеты, «Каприз» бию ансамбле.

3 урында — нәфис сүз осталары Полина Тогулева белән Эмиль Нәүретдинов, Никита Шакмаков, «Легенда» бию ансамбле.

Махсус призга «Улыбка» Һәм «Магия» бию ансамбльләре лаек булды.

 

Призлы урыннар алучыларның барысы да апрель уртасында Казанда узачак фестиваль финалына чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев