Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә Сөләймановлар дәүләт программасы буенча торак шартларын яхшырта

Бүген Зәйдә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утыз сигезенче сессиясе алдыннан күңелле вакыйга булды. Анда яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга таныклык тапшырылды.

Татьяна һәм Венер Сөләймановлар тантаналы чарага яшь тә өч айлык кызлары Арина белән килгән иделәр. Яшь гаиләнең сөенечләре йөзләренә чыккан, аларның битеннән елмаю китми. Кызлары Арина да әти-әнисенең шатлыкларын уртаклашып елмаеп куя.

Сөләймановлар «Россия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Дәүләт программасына 2022 елда яшь гаилә буларак кергәннә һәм менә инде тиешле сумманы алуга документлы да булдылар.

— Без Таня белән өйләнешкәч Яңа шәһәрдәге күпкатлы йорттан ике бүлмәле фатир карадык. Ә шундый дәүләт программасы булуын белгәч, анда катнашу өчен документлар тутырып тапшырдык. Фатирыбызны ипотекага алган идек, хәзер программа буенча бу бурычның яртысын каплау мөмкинлеге булачак, — ди, сөенеп гаилә башлыгы.

Яшьләр икесе Зәйдә туып үскәннәр, биредә төпләнеп калып, туган шәһәрләрендә хезмәт итү исәпләре. Венер ДОСААФ та укытучы — мастер булып эшли, ә Татьяна шәһәр сәнгать мәктәбендә педагог-оештыручы. Алар хөкүмәт тарафыннан әнә шулай яшь гаиләләргә ярдәм оештырылуга бик рәхмәтле, чөнки тораклы булу һәр гаилә өчен иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев