Зәйдә укучыларга эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырылды
Яңалыклар

Зәйдә укучыларга эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырылды

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе белгечләре шәһәрнең 6нчы мәктәп укучылары өчен Зәй эчке эшләр бүлегенә экскурсия оештырдылар.

Балалар полиция эшенең ничек оештырылуын реаль шартларда күрә  алдылар. Экскурсияне районның эчке эшләр бүлеге балигъ булмаганнар белән эш бүлекчәсе башлыгы Раилә Михайлова үткәрде. Ул полицейскийларның эш көннәре турында сөйләп кенә калмады, ә тәртипне саклау һәм шәһәр халкына ярдәм итү буенча эшнең ничек алып барылуын күрсәтте.

Укучылар эш кабинетларында булдылар, дежур частьнең ничек эшләвен белделәр һәм эш этләре өчен мәйданчыкка күз салдылар. Аларга дактилоскопия процедурасын күрсәттеләр — балалар полиция хезмәткәрләре куллана торган инструментлар белән якыннан таныша алдылар.

Экскурсия эчке эшләр  музеенда да барды: экспонатлар һәм архив фотолары балаларга җирле полиция тарихына кагылырга һәм еллар узу белән хезмәтнең ничек үзгәрүен күрергә ярдәм итте. Мондый очрашулар - яшьләрне хокукый яктан агартуда мөһим адым. Алар укучыларга җәмгыятьтә полициянең ролен яхшырак аңларга, үз гамәлләренә җаваплы карарга ярдәм итә, ә кемгәдер, бәлки, булачак һөнәр юлы булыр.


Нет комментариев