31 октябрь, шимбә көнне зәйлеләр Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтенә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак.
Бу көнне халыкны өстәмә кабул итү оештырыла. Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими рәвештә үткәрелә, бу гражданнарның үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне ашыкмыйча һәм уңайлы вакытта хәл итү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.
Өстәмә кабул итү көнендә бүлек белгечләре клиентларга пенсия белән тәэмин итү, пособиеләр билгеләү һәм социаль түләүләр, ана капиталын файдалану һәм дәүләт ярдәменең башка чараларына бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Гадәти эш көннәрендә булган юнәлешләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә яки кирәкле гаризаларны тапшырырга да мөмкин.
Халыкка уңайлы булсын өчен
“Эшләүче гражданнарның, бигрәк тә стандарт график буенча эшләгән очракта эш көннәрендә клиент хезмәтенә бару мөмкинлеге юк. Һәр ай ахырында өстәмә кабул итү көннәре нәкъ шул максатны күздә тотып үткәрелә дә. Безнең өчен Татарстан халкының эштән сорап йөрмичә һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп тормыйча гына үзләре өчен уңайлы вакытта тиешле хезмәтләрдән файдалана алуы мөһим”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
31 октябрьдә шәһәрнең Ленин урамы 26нчы йорт Г/2 адресы буенча урнашкан клиентлар хезмәте (пенсионный) иртәнге 9дан кичке сәгать 3кә кадәр кабул итәчәк. Килер алдыннан паспорт әзерләргә, аерым очракларда мөрәҗәгать итү мәсьәләсенә кагылышлы документларны барлап куярга тәкъдим ителә.
Нет комментариев