Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләрне булдырмау комиссиясе утырышында, 2026-2027 елларның көзге - кышкы чорында Зәй муниципаль районы территориясендәге су объектларында халыкның иминлеген һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында сөйләштеләр.
Биредә үк район территориясендә терлекләрнең котыру авыруын йоктыруларына юл куймау чаралары хакында да сүз булды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында профилактик эш һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айдар Хәбибуллин хисап тотты. Ел башыннан районда 54 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларда 3 кеше пешү җәрәхәтләре алган.
“Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү тора. Мәсәлән, быел 22 янгын тәмәке тартудан килеп чыкты. Шулай ук, электр җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу да куркыныч, бу сәбәпле 14 ут чыгу теркәлде. Мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында 11 янгын булды. Янгыннарның күпчелеге шәхси торак секторда чыга, шуңа да һәр корылмада электр, мичләрнең төзек булуы бик мөһим”, - ди инспектор.
Бигрәк тә кышкы чорда җылыту чыганаклары киң кулланыла, монда аеруча сак булырга кирәк. Ә сулыкларда куркынычсызлык турында кисәтү хәзер тиздән аларда боз катламы хасил булу белән бәйле. Ныгып җитмәгән боз өстенә керү аяныч тәмамланырга мөмкин.
Хайваннар, йорт терлекләре арасында очрый торган котыру авыруыннан саклану турында комиссиядә ветеринар берләшмә башлыгы Фоат Исламов һәм баш санитар табиб Ринат Насыйбуллин сөйләделәр.
Эмиль Галеев һәр тема буенча профилактик чараларны көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен алып барырга кушты.
Нет комментариев