Зәйдә территорияләрне җыештыру икеайлыгы төгәлләнде.
Көзге чорда паркларны, урамнарны, оешма-учреждениеләр тирәсен кышка кадәр тәртипкә китерүдә зәйлеләрнең олысы-кечесе катнашты.
“Кулына тырма, себерке алып җыештырырга чыккан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Аеруча без тирәлекләребезне матурлаганнарга рәхмәтебез зур. «Мирный», «Бөгелде» һәм «Заготзерно» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләренә эшне оештырганнары өчен, 5нче мәктәп педагогларына һәм укучыларына — энергия һәм җаваплылык өчен, «Миләшкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә битараф булмаганнары һәм ихлас катнашканнары өчен рәхмәт”, - диләр шәһәрнең әлеге территориясендә яшәүче өлкән кешеләр.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Мирный микрорайоны кышка әзер. Яз көне безгә яңадан паркка, инде тәртип урнаштырылган ишегалларына чыгу күңелле булыр, диләр алар.
Нет комментариев