Бигеш авылы мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча акция узды.
Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы, укучылар һәм ата-аналар акцияне күтәреп алып, хәйрия чарасына кушылдылар. Алар актив төстә җирле клубка бөтен кирәк-яракны алып килә башладылар. Катнашучылар гигиена чаралары (сабын, туалет кәгазе, теш пастасы һәм щетка), кием-салым (термобелье, носки, перчаткалар) һәм беренче кирәкле әйберләр салынган тартмалар китерделәр.
Балалар тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм башлангыч сыйныф укытучылары белән бергә хәрбиләргә рәхмәт сүзләре һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайту теләкләре белән хатлар яздылар.
"Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!"- диләр акцияне оештыручылар.
- фотолар Бигеш авыл җирлегеннән
Нет комментариев