Бүген шәһәр һәм район мәктәпләрендә көзге каникуллар алдыннан соңгы уку көне үтте. Иртәгәдән, 29 октябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана.
Быелгы көзге каникуллар 8 ноябрьгә кадәр — бәйрәм көннәрен исәпкә алып 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
2026/2027 уку елына каникул срокларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте. Бердәм график укучыларның оешкан ялы өчен шартлар тудыру, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, шулай ук каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.
Зәй мәгариф идарәсе дә балалар ялын файдалы оештыру өчен махсус график булдырды. Аның кысаларында һәр мәктәптә каникуллар дәвамында төрле чаралар оештырылачак. Аның белән монда танышырга мөмкин:
Нет комментариев