Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә талантлы рәссам Наталья Барышеваның «Все для души и от души» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды.
Вакыйга рәсем сәнгатен яратучыларны, рәссамның сыйныфташларын, хезмәттәшләрен җыйды. Залда гаҗәеп җылы һәм рухи атмосфера хөкем сөрде.
Шәхси күргәзмәне ачу тантанасында Наталья Ивановна үзенең иҗат юлының башлануы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Нәкъ менә нечкә сәнгать зәвыгы һәм вак детальләрне күрә белү сәләте аның әлеге һөнәри юнәлешне сайлау нигезе булган. Бүген рәссам актив үсешен дәвам итә: ул яңа техникалар белән экспериментлар ясаудан һәм яңа сюжетлар эзләүдән курыкмый, шул ук вакытта эшләрендә үз почеркын саклый.
Наталья Ивановнаның пейзажларында туган як табигатенә мәхәббәт һәм нечкә төсмерләрне иҗатында чагылдыра белү сизелә. Натюрмортлар яктылык һәм күләгә уйнавы белән гаҗәпләндерә, ә портретлар кешенең эчке дөньясын — аның фикерләрен һәм тойгыларын ача кебек. Аның эшләре - һөнәри осталык нәтиҗәсе генә түгел, ә аның эчке дөньясының, гүзәллекне күрү һәм тою сәләтенең чагылышы да.
Барышева Наталья Ивановна 1962 елның 1 маенда Зәй шәһәрендә туа. Яшьтән үк әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрү сәләтенә ия була. Зәй шәһәренең 4нче мәктәбен тәмамлагач, Наталья Казан төзелеш - сәнгать училищесына «агачтан рәсем ясау рәссамы» белгечлеге буенча укырга керә, аны 1981 елда уңышлы тәмамлый.
Профессиональ белгечлеге буенча тәүге тәҗрибәне ул Казан мех фабрикасында ала. Соңыннан гаилә хәле буенча Түбән Кама шәһәренә күчеп килә, анда күп еллар дәвамында рәссам - оформитель булып эшли.
1995 елдан Түбән Кама шәһәренең 14нче урта мәктәбендә рәсем сәнгатен укыта. Үзенең профессиональлеге, сабырлыгы һәм һәр балага якын килә белүе аркасында ул тиз арада хезмәттәшләренең һәм укучыларының ихтирамын яулый.
Лаеклы ялга чыгу белән дә аның иҗат тормышы туктамый, хәзер илһам чыганагы булып дача, балык тоту, аллеяларда ашыкмыйча йөреп табигать белән хозурлану тора.
Нет комментариев