Комсомол булганнар очрашуга җыелды
Яңалыклар

Комсомол булганнар очрашуга җыелды

29 октябрь – Комсомол туган көн. Шул уңайдан шәһәрнең туган як тарихын өйрәнү музеенда әлеге көнгә багышланган җылы эчтәлекле чара үтте. Бирегә элеккеге комсомоллар җыелды.

Очрашуны алып баручы музей хезмәткәре Фәридә Иноятова белдерүенчә, музей бинасында комсомоллар чоры тарихы саклана. 

- Бу борынгы купец йорты булган музеебызда комсомол чоры тарихы аерым урын алып тора. Монда комсомол чорына кагылышлы экспонатлар бик күп җыелган. Бүген без районның төрле урыннарындагы комсомол оешмалары секретарьлары булып хезмәт куйган зәйлеләрнең бер урынга җыелып, матур хатирәләре белән уртаклашуларына бик шатбыз, - диде ул. 

Араларыннан Рафаэль Кәрамов әлеге чорда җаваплы урыннарда эшләп, комсомоллар өчен куелган бурычларда сыналган кеше. 

автор фотосы
автор фотосы

“Мин комсомолда булуым белән горурланам, ул миңа ныклы тәрбия мәктәбе булды. Чөнки миңа комсомол секретаре булып эшләп, бу җаваплы чордагы күп кенә башлангычларны җитәкләргә туры килде. Бүген мин балаларга белем бирәм һәм еш кына аларга шул чордагы тәрбиянең нинди элементлары булуы турында сөйлим”, - диде Рафэль Касыймович хатирәләрен барлап.

“Монда җыелган комсомоллар өчен бүген 2026 ел түгел, ә 1980 еллар чорлары. Чөнки безнең барлык хатирәләребез нәкъ менә шул елларга барып тоташа. Горурланып әйтә алам комсомоллар төзелеш отрядлары кулы белән илдәге күп кенә биниһая зур объектлар сафка басты. Үзебезнең җирлектәге Зәй ГРЭСы төзелешен генә алсак та, ул чор кешеләре булуыбыз белән лаеклы горурланырга урыныбыз бар”, - дип куәтләде аның сүзләрен элеккеге шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин да. 

Очрашу әнә шундыйматур истәлекләрне яңарту белән үрелеп барды, соңыннан барысы бергәләшеп “Комсомольская прощальная” җырын башкардылар.


Нет комментариев