Узган атнада районда “Мәк-2026” профилактик операциясен уздыру барышында кыргый киндер үскән өч урын ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тыелган үсемлек табылган җир хуҗаларына мондый чыганакларны юкка чыгару кирәклеге турында кисәтү ясала.
Шулай ук узган атнада районда урлашу очраклары да теркәлгән.
Яшәү урыны булмаган бер ир-ат чит кешенең банк картасы белән кибеттән товарлар алган. Әлеге ир-ат үз гаебен таныган. Шулай ук аның банк картасы белән бергә зыян күрүченең телефонын да урлавы ачыклаган.
“Урлашу очрагы буенча җинаять эше ачылды”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
17 сентябрьдә шәһәрдәге бер кибеттән 4500 сумлык электрон сигарет урлаганнар.
Әлеге җинаятьне кылучыны эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
- фото: ясалма фәһем
Нет комментариев