Яңалыклар

Татарстанда 16 яшьлек егет исерек килеш руль артына утырган

Баулыда исерек килеш машина белән идарә иткән яшүсмерне тотканнар.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Оренбург урамында автоинспекция хезмәткәрләре документларын тикшерү өчен 14нче модельле «Лада» автомобилен туктатмакчы булган. Машина белән идарә итүче полиция хезмәткәрләренең таләбен үтәмәгән. Автоинспекция хезмәткәрләре машина артыннан куарга мәҗбүр булган. "Лада"ны туктатканнар, хокук бозучыны тоткарлаганнар. Машина белән 16 яшьлек егет идарә иткән.

 Тикшерү вакытында яшүсмернең алкоголь кулланган булуы ачыкланган. Аның чыгарган һавасында этил спирты күләме 0,420 мг/л тәшкил иткән. Полиция мәгълүматларына караганда, егет автомобильне дуслары белән бергә сатып алган, әмма транспорт чарасын теркәмәгән.

Машинаны штрафстоянкага япканнар. Яшүсмергә һәм аның ата-анасына карата административ беркетмәләр төзелгән. Материаллар балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән.

  • фото «Татар-информ»

Нет комментариев