Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Николай Степанович Черновка 22 сентябрьдә 65 яшь тулды.
Кадерле киявебез, җизни, сине юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы саулык, сабырлык телибез, балалар, оныклар, туганнарыңның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, тутабыз Анна белән тигез матур тормышта яшәргә язсын.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән әбиең, барлык туганнарың.
Нет комментариев