Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең мәдәният хезмәткәрләре республика семинарында бай тәҗрибә туплады

Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә «Керәшеннәрнең җыр культурасы» республика семинар-практикум узды.

Зәйдән дә анда мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Семинарда катнашкан район мәдәният йорты методисты Ольга Агашкина, Сәвәләй һәм Дүрт-Мунча мәдәният йорты җитәкчеләре Ләйлә Сабаева һәм Гөлнара Салихова үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат, тәҗрибә туплауларын белдерәләр. 

Семинар-практикумда «Үзешчән иҗат коллективлары белән эшләү нигезләре. Нәрсәдән башларга?» темасына лекция укылды. Аннан анда катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр. Ахырдан нәтиҗә ясалып, катнашучыларга сертификат тапшырылды.

  • Фотолар мәдәният хезмәткәрләреннән.

Нет комментариев