Казан галимнәре Зәй төбәген өйрәнүен дәвам итә
Яңалыклар

Казан галимнәре Зәй төбәген өйрәнүен дәвам итә

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү өчен янә Зәй районына экспедициягә килде

Рухи мирасны саклап калу эше дәвам итә

Узган ел галимнәр Зәй районында татарлар яшәгән авылларда булган иде. Һәм районда, татар авыллары күп булу сәбәпле, экспедиция ике ел дәвамында оештырылачак дип белдерделәр. 

21-28 сентябрьдә алар райондагы татарлар яшәүче авылларның тарихы, җирле диалект үзенчәлекләре, фольклор үрнәкләре, халык музыкасы, халык сәнгате һәм осталары, кулъязма мирас, кабер ташлары буенча материал җыеп, өйрәнүләрен дәвам итә. 

Диалектлар, фольклор, кабер ташлары

Төркем составында районда институтның халык иҗаты бүлеге мөдире, профессор, филология фәннәре докторы, татарның мифологик системасын өйрәнүче Ләйлә Дәүләтшина,  халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Д. Рәшитов, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А. Булатова, халык иҗаты бүлегенең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова, язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәрләре Айгөл Хәсәнова һәм Венер Усманов эшли.

1960 елгы күлмәктән алып каллиграфик язуга кадәр

21 сентябрьдә галимнәр Поповка авыл җирлегендә булды. Экспедиция җирле халык һәм авылның аксакаллары белән эшләде, авыл тарихы, борынгы йолалар риваятьләре, халык уеннары, халык иҗатының декоратив-гамәли сәнгате турында мәгълүмат туплады, халык хәтерендә сакланган рухи һәм матди мирасны өйрәнде. Шулай ук этнографлар православие һәм мөселман зиратында булдылар, үткән гасырлар һәйкәлләрендәге каллиграфик язуны өйрәнделәр. 1960 елгы хатын-кыз күлмәгенә аерым игътибар бирелде. Галимнәр шулай ук предметларны фотофиксацияләделәр.

  • Фотолар Поповка авыл җирлегеннән.

Нет комментариев