Әлеге мәктәп коллективы өч ел инде махсус хәрби операция зонасына окоп шәмнәре ясый. Шул вакыт эчендә фронтка 5655 окоп шәме ясап озатканнар.
Зәй районының Югары Мәлем мәктәбе укучылары бу көннәрдә алгы сызыкка окоп шәмнәренең яңа партиясен әзерләп җибәрделәр. Чираттагы партия алгы сызыкта булучыларга озатылды да инде. Бу юлы яшьармиячеләр 190 окоп шәме әзерләделәр. Бу гади саннар артында укучыларның, педагогларның, техник хезмәткәрләрнең һәм кирәкле материалларны җыюда ярдәм иткән һәркемнең зур уртак хезмәте тора.
Туган яктан килгән җылылык
Укучылар кулы белән ясалган шәмнәр сугышчыларга туган йортларын, якыннарын һәм аларны көтүче авылдашлары-якташларын искә төшерә. Югары Мәлем мәктәбендә укытучы Разин Абзалов җитәкчелегендә укучылар өч елдан артык инде окоп шәмнәре ясый. Укучыларга бу эштә укытучылар, техник хезмәткәрләр дә ярдәм итә. Шушы вакыт эчендә бүгенге көнгә кадәр 5655 окоп шәме ясап, алгы сызыктагы сугышчыларга озатканнар.
Окоп шәмнәре — хәрбиләр өчен җылылык һәм яктылык чыганагы
Окоп шәмнәре ярдәмендә хәрбиләр салкын көннәрдә, бигрәк тә алгы сызыкта, җылына, киемнәрен киптерә һәм кыр шартларында ашарга җылыта ала.
-Окоп шәмнәре хәрбиләрне җылыта да, яктырта да. Мәктәбебездә окоп шәмнәре ясау эше бер дә тукталып тормый. Укучылар да, мәктәп коллективы да бу эшнең дәвамлы булуына үз өлешен кертә. Әлеге изге эштә катнашкан укытучыларга, укучыларга һәм техник хезмәткәрләргә, авылдашларга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт, - ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.
Нет комментариев