Сәламәтлек

Зәйнең татар гимназиясе укучылары “Сәламәтлек диктанты» яздылар

Бөтенроссия акциясенең финал этабы гаджетларны акыллы куллануга багышланган иде

Агымдагы елның 15 сентябреннән 6 октябренә кадәр Россиядә “Сәламәтлек диктанты – 2026” проектының өченче, йомгаклау этабы уздырыла. Бу юлы оештыручылар катнашучыларга “Гаджетларны рациональ кулланабыз” темасын тәкъдим иттеләр. Акциядә Зәй шәһәренең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары да катнашты.

"Гаджетларны рациональ кулланабыз" темасы цифрлы гигиенага – бүген һәркемгә кагыла торган сорауларга багышлана: экранда даими эшләгәндә  күрү сәләтен һәм торышын ничек сакларга, балалар һәм өлкәннәр өчен кайсы экран вакытын оптималь дип санарга, цифрлы бәйлелекне ничек танырга.

Диктант узганнан соң һәр катнашучы нәтиҗәләр белән таныша, җавапларга эксперт шәрехләре ала һәм исемле электрон сертификатны интернет челтәреннән йөкләп  ала алачак.

“Сәламәтлек диктанты” акциясе “Илнең санитар калканы – сәламәтлек өчен куркынычсызлык “  федераль проекты составына керүче "Санпросвет" проекты кысаларында уздырыла.


Нет комментариев