Зәй һәм район мәктәпләрендә бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне узды
Юл куркынычсызлыгы

Зәй һәм район мәктәпләрендә бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне узды

Кичә Зәй шәһәренең һәм Зәй районының барлык мәгариф учреждениеләрендә бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне узды

Төп максат - балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү һәм юлларда балаларның имгәнүен булдырмау.

Дәресләр парталар артында кагыйдәләрне  кабатлау белән генә чикләнмәде,  педагоглар балалар өчен төрле форматлы һәм мавыктыргыч чаралар әзерләделәр: әңгәмәләр һәм викториналар үткәрделәр,  сыйныфларда катлаулы юл ситуацияләре турында фикер алыштылар һәм билгеләрне белүләрен тикшерделәр.

Моннан тыш, юл йөрү темасына рәсем конкурсы да уздырылды. Укучылар иҗат аша куркынычсызлыкны үз күзаллауларын белдерделәр.

Ә  мәктәп стадионнарында балалар велосипедта йөрү күнекмәләрен ныгыттылар һәм имин маневрлар ясарга өйрәнделәр.

фото "Юл куркынычсызлыгы" ДБУ оешмасыннан
фото "Юл куркынычсызлыгы" ДБУ оешмасыннан

“Балаларның иминлеге - безнең уртак бурычыбыз. Иҗади якын килүләре өчен педагогларга рәхмәт белдерәбез, ә балаларга имин юллар телибез!”, -диде “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.


Нет комментариев