Туган тел чишмәсе

Зәйдә төрле милләттән булганнар үз туган телендә диктант язды

Кичә Зәй районы мәктәпләрендә «Россия – Халыклар йорты» Бөтенроссия этнодиктанты кысаларында «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктантлар» республика белем бирү акциясенә кушылдылар

Чара Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланды һәм Бердәмлек елында үткәрелде. Ул төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләрне берләштерде.

Диктант язуда онлайн-катнашучылар өчен биремнәрнең 21 тел версиясе әзерләнгән иде. Алар арасында республиканың иң зур этнослары һәм илнең аз санлы төп халыклары: татар, рус, башкорт, якут, чуаш, мари, удмурт, мордва телләре һәм башкалар бар.

Диктант текстлары өчен нигез булып халыклар дуслыгына һәм туганлыгына багышланган күренекле Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр торды. Акция күпмилләтле Ватаныбызның уникаль тел байлыгын саклау, бәяләү һәм үстерү мөһимлеген тагын бер кат раслады.


Нет комментариев