Зәйнең спортчы кызлары алтын медальләр алды
Бу көннәрдә Санкт-Петербург шәһәрендә “Ленинградская снежинка” дип исемләнгән Бөтенроссия билбау көрәше ярышлары үтте.
Анда Татарстан җыелма командасы составында Зәй көрәшчеләре дә катнашты.
Зәйдән тренерлар Равил, Рамил Салиховлар кул астында шөгыльләнүчеләр яхшы чыгыш ясады. Үз үлчәү категорияләрендә Динә Дәүләтова һәм Джулия Гафиятуллинна алтын медальләр яуладылар. Динә районыбызның Мактаулы гражданины, дөнья чемпионы Регина Салихова кызы.
Җыелма командада иң югары пьедесталга менүчеләр бары Зәй кызлары булды.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев