10-13 мартта Буа шәһәрендә «Алтын алка» хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.
Бу мавыктыргыч турнирда 2013-2014 елгы уенчылар төзелгән «Арктика» (Буа шәһәре), «Соколы» (Азнакай шәһәре), «Яшьлек» (Зәй шәһәре), «Лесные пчелы» (Алабуга шәһәре), «Ягуар» (Кукмара) һәм Казанның «Авиатор 2013», «Авиатор 2014», «Триумф» командаларыннан катнашты.
Шактый киеренке уеннарда “Яшьлек” командасы көмеш призер булды. Яшь хоккейчыларын һәм тренер Кривенко Денис Юрьевичны бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз! Сез – чын чемпионнар!
фото: спорт идарәсеннән
Нет комментариев