Татарстанда грипп буенча эпидемиологик хәл тыныч
Сәламәтлек

Татарстанда грипп буенча эпидемиологик хәл тыныч

Бүген Татарстанда ОРВИ очраклары арасында грипп өлеше якынча 5 процент тәшкил итә.

Массакүләм авырулар юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. 

«Атна саен без 11 мең авыру очрагын теркибез. Нигездә риновирус йөри», - диде ул.

Татарстанның мәгариф оешмаларында иртәнге фильтрларда 1 сентябрьдән 1967 баланы дәресләргә кертмәделәр, дип өстәде Авдонина. Аларда ОРВИ билгеләре теркәлгән.

 


Нет комментариев