Зәйнең яшь каратэчылары— республикада иң яхшылар
Зәйдә Россия Герое Сергей Чебнёв истәлегенә киокусинкай буенча Республика турниры тәмамланды.
Турнирга Татарстанның 10 шәһәреннән 200дән артык катнашучы килгән иде. Зәйнең тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннарның шәкертләре лаеклы чыгыш ясап кына калмадылар — алар гомумкомандада җиңү яуладылар.
Чемпионнар: Шаймарданов Эдгар, Майоров Константин, Терехов Никита, Майорова София, Хәсәншин Ренат, Яхин Матвей, Дятлов Егор, Колчерина Юлиана.
Көмеш призерлар: Самохин Таир, Идиятов Әмир, Гыймадиев Рияз, Хадиуллина Амалия, Саидов Закриё, Сафина Кира, Павлов Серафим.
Бронза призерлар: Әхмәтшин Әмир, Әхмәтшин Радел, Ихинданов Ибраһим.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев