Зәйнең грек-рим көрәше осталары җиңүләргә ирешә
5-6 мартта Яшел Үзән шәһәрендә 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
Ул Россиянең спорт мастерлары Рөстәм Урамов һәм Адель Абышев истәлегенә багышланды. Әлеге ярышларда Зәй спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә үз үлчәү категорияләрендә Реналь Гыйләҗиев (тренеры А.Терентьев), Артем Бубеков (тренеры Р. Маврин) икенче урыннарны алдылар. Данэль Җиһаншин, Илья Яруллин (тренерлары Р. Маврин), Егор Спирин, Павел Фәйзуллин Павел, Антон Журавлев (тренерлары А.Терентьев) өченче урынны яуладылар.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев