Зәйнең 7нче мәктәбе баскетболчы кызлары яхшы уеннары белән сокландырды
6-8 февральдә Зәйнең 7нче мәктәбе спорт залында мәктәп укучылары арасындагы “КЭС-БАСКЕТ” ярышларының республика күләмендәге финал уеннары үтте.
Кызлар арасында алтын медаль өчен Кукмараның 4нче урта мәктәбе һәм Зәйнең 7нче урта мәктәбе баскетболчылары көрәште. Бу көч буенча тигез командалар уены булды. Нәтиҗәдә Кукмараның 4нче урта мәктәбе командасы көндәшләреннән 51:50 исәбе белән җиңү яулады.
Малайлар арасында да Кукмара командасы җиңүче булды. Җиңүче призерларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Лариса Габитова, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтова һәм районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркәева котладылар.
Нәтиҗәдә:
Кызлар командалары арасында
I урында – “Азарт " ( Кукмара )
II урында – “Искра” (Зәй)
III урында – “Клевер" (Чаллы)
Егетләр командалары арасында
I урында – “Росток” (Кукмара)
II урында – “Өмет "(Чаллы)
III урында – “Феникс” (Алексеевск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев