Зәйдән Әбүбәкер Россия беренчелеге ярышларында катнашачак
Спорт

Зәйдән Әбүбәкер Россия беренчелеге ярышларында катнашачак

15 - 17 гыйнварда Ульяновскта ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә 16 яшькәчә булганнар арасында ярышлар үтте.

Анда Татарстан җыелма командасы составында Зәйдән Әбүбәкер Мугурбиев катнашты. 

Нәтиҗәдә Әбүбәкер 35 кг.га кадәр авырлыкта чемпион калып Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды. Ул 9-13 февральдә Дагыстанның Каспийск шәһәредә үтәчәк. Спортчының тренеры – Илнар Хәйруллин.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев