Зәйдә республикакүләм хоккей ярышлары финал туры бара
26-28 мартта Зәйнең «Давыдов Арена» боз сараенда 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы уза.
Биредә 6 команда – “Авиатор” (Казан шәһәре), “Юность” (Җәлил бистәсе), “Олимп” (Ульяновск өлкәсенең Яңа Спас бистәсе), “Урман бал кортлары” (Алабуга шәһәре), “Смена" (Казан шәһәре), “Яшьлек” (Зәй шәһәре) көрәшә.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев