Зәйдә мәктәп укучылары арасында «КЭС-БАСКЕТ» ярышларының төбәк финалы башланды
Ярышларда егет-кызлардан торган 16 команда катнаша.
Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә 2025-2026 уку елы сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы тантаналы төстә ачылды.

Яшь спортчыларга уңыш теләп, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларны психологик яктан үстерү идарәсенең өстәмә белем бирү һәм балаларны тәрбияләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Лариса Габитова мөрәҗәгать итте.
Республика чемпионнары исеме өчен Зәй, Алексеевск, Баулы, Буа, Кукмара, Ютазы, Лениногорск районнарыннан, Чаллы һәм Казаннан егетләр һәм кызлардан торган 16 команда көрәшәчәк. Җиңүчеләр Идел буе федераль округы финалында төбәкне тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы – мәктәп спортын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм үсеп килүче буынны командада эшләү, җаваплылык һәм максатларга ирешү кыйммәтләре белән тәрбияләүгә юнәлдерелгән масштаблы бөтенроссия проекты.
Айдар Йосыпов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев