Зәйдә көрәш буенча җыеннар узды
4-11 гыйнварда Зәйдә ирекле көрәш буенча 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында, Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнүгә юнәлдерелгән уку-күнекмә җыеннары узды.
Җыеннарда Казан, Чаллы, Түбән Камадан һәм Зәйдән 30 көрәшче катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасының өлкән тренеры, "Зәй" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илнар Хәйруллин җитәкчелегендә спортчыларны системалы һәм максатчан әзерләү алып барылды. Укыту-күнекмә җыеннары Татарстан Республикасында яшь спортчыларны әзерләү системасының мөһим элементын тәшкил итә, бу аларның киләчәктә һөнәри үсешенә һәм югары дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясавына ярдәм итә.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев