Зәйдә “КЭС-Баскет” мәктәп лигасы республика чемпионаты финалы бара
Бүген - 8 февральдә Зәйнең 7нче мәктәбе спорт залында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Татарстан Республикасы чемпионаты финалы үтә.
Анда Казан, Чаллы, Алексеевск, Баулы, Буа, Лениногрск, Ютазы, Зәйдән 16 команда көч сынаша. Безнең район данын шәһәрнең 7нче мәктәбеннән малайлар һәм кызлар командалары яклый.
2025 елның декабрендә чемпионатның Чаллыда узган төбәк этабында Зәйнең кызлар командасы – беренче, малайлар командасы – икенче урынны алган иде. Ә гомумән 2025-2026нчы еллардагы уку елында республиканың 951 мәктәбеннән 1573 команда төрле этапларда уйнады. Һәр елдагыча быел да Зәйнең яшь баскетболчылары сынатмый. Финал уеннарында да аларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев