Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә Федор Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте

18-22 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев призына Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 253 спортчы катнашты. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, «Челтәр  компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары, ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Алмаз Мәҗитов, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Александр  Завьялов, Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Владимир  Голубев, чаңгы ярышлары буенча дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Эдуард Галеев һ.б. катнашты. 

Ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча, ирекле стильдә индивидуаль узышларда: 
 

Кызлар, 5 км:
1 урын - Мушина Агния (Удмуртия Республикасы)
2 урын -  Куклина Полина (Свердлау өлкәсе)
3 урын -  Дудникова Анфиса (Самара өлкәсе)

Егетләр, 10 км:
1 урын - Мехоношин Артем (Пермь крае)
2 урын -  Андреев Кирилл (Татарстан)
3 урын -  Ошев Андрей (Татарстан)

Ярышларның икенче  көне нәтиҗәләре буенча, иреклек стильдә спринт: 

Кызлар:
1 урын -  Егошина Дарья (Свердлау өлкәсе)
2 урын - Куклина Полина (Свердлау өлкәсе)
3 урын - Волкова Анна (Чиләбе өлкәсе)
4 урын - Дубова Алина (Түбән Новгород өлкәсе)
5 урын - Аблязизова Вадэ (Пермь крае)
6 урын -  Тарасова Ольга(Свердлау өлкәсе)

Егетләр:

1 урын -  Андреев Кирилл (Татарстан)
2 урын -  Ошев Андрей ( Татарстан)
3 урын -  Мехоношин Артем (Пермь крае)
4 урын -  Юртаев Иван (Самара өлкәсе)
5 урын -  Мазеин Елисей (Татарстан)
6 урын -  Кузнецов Игорь (Пермь крае)

Ярышларны йомгаклау көнендә классик стильдә индивидуаль ярышлар:
 

Кызлар, 5 км:
1 урын -  Егошина Дарья (Свердлау өлкәсе)
2 урын -  Волкова Анна (Чиләбе өлкәсе)
3 урын -  Мушина Агния (Удмуртия  Республикасы)
4 урын -  Дудникова Анфиса (Самара өлкәсе)
5 урын -  Мельникова Виктория (Татарстан)
6 урын - Понамарева Елизавета (Свердлау өлкәсе)

Егетләр, 10 км:
1 урын -  Юртаев Иван(Самара өлкәсе)
2 урын -  Ошев Андрей (Татарстан)
3 урын -  Пятков Леонид  (Чиләбе өлкәсе)
4 урын -  Балуев Ярослав (Татарстан)
5 урын -  Мехоношин Артем (Пермь крае)
6 урын - Сюндюков Дмитрий (Түбән Новгород өлкәсе)

Командалар арасында:
1 урын -  Татарстан Республикасы - 1411
2 урын -  Свердлау өлкәсе - 985 
3 урын -  Пермь крае - 584
4 урын -  Самара өлкәсе - 494
5 урын - Түбән Новгород өлкәсе - 481
6 урын -  Мәскәү - 278
7 урын-  Чиләбе өлкәсе - 261
8 урын-  Удмуртия  Республикасы - 235
9 урын -   Кемер өлкәсе  - 126
10 урын -  Марий Эл Республикасы — 118

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев