Зәйдә бу шимбәдә «Татарстан чаңгы юллары» ярышлары уза
14 февральдә Зәйдә «Татарстан чаңгы юллары-2026» республика массакүләм ярышлары узачак.
Чара массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Зәйдә ярышлар Яңа шәһәр урманы буендагы чаңгы юлында оештырыла.
Ярышларны тантаналы төстә ачу көндезге сәгать 11дә булачак.
Стартка беренчеләрдән булып сәгать 11.20дә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр баса. Аларны башта башлангыч сыйныф, аннан V-VIII сыйныф укучылары алыштыра.
Ә өлкәннәр арасында ярышларны 12.25 сәгатьтә “Пульс”, “Өмет”, клубына йөрүчеләр һәм район ветераннар советы әгъзалары башлый. Алар 1800 метр ара узачак.
Аннан соң стартка предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре баса.
12.35тә VII-VIII сыйныфлар ярышларга чыга. Алардан соң предприятие-оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре арасында узышлар булачак.
IX-XI сыйныфларда укучылар һәм политехника көллияте студентлары стартны ябачак.
1нче һәм 5нче мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә үз территорияләрендә ярышлар оештырыла.
Барлык зәйлеләрне 14 февральдә “Татарстан чаңгы юллары-2026” акциясендә катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев