Зәй хоккейчылары җиңү артыннан җиңү яулый
Зәй хоккейчылары 20-25 гыйнварда Татарстан беренчелеге өчен төрле яшь категорияләре командалары арасында календарь уеннары үткәрделәр.
20 гыйнварда Әлмәттә 2013 елда туганнар җыелган Зәйнең “Яшьлек” командасы җирле “Нефтяник” белән очрашты. Уен ”Яшьлек” командасы файдасына 2:5 исәбе белән тәмамланды. Команданың тренеры – Дмитрий Кривенко.
21 гыйнварда 2015 елда туганнар командалары уеннары Кама Аланы шәһәрендә үтте. Анда җирле «Олимпия» безнең «Яшьлек»не кабул итте. Нәтиҗәдә безнең хоккейчылар көндәшләрен 0:9 исәбе белән тар-мар итте. Команданың тренеры – Айнур Хөснетдинов.
23 гыйнварда әлеге команда Чаллыда «Чаллы - 2015» уенчылары белән очрашты. Анда да яшьлеклеләр көндәшләрен 2:3 исәбе белән җиңде.
25 гыйнварда Бөгелмәдә 2014 елда туганнардан җыелган «Арслан» белән Зәй шәһәренең «Яшьлек» командалары көч сынашты. Биредә дә безнекеләр 1:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Команданың тренеры – Дмитрий Кривенко.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев