Зәй хоккейчылары булдыра
Төрле яшь категорияләрендәге командалар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелеге уеннарының календарь уеннары дәвам итә.
16 мартта Зәйнең «Давыдов Арена» спорт комплексында Зәй шәһәренең 2012 елгылардан төзелгән «Яшьлек» командасы Чирмешәннең «Стальные Совы» уенчыларын кабул итте. Уен исәбе 10: 0 «Яшьлек» командасы файдасына тәмамланды. 19 мартта исә әлеге команда Әлмәтнең «Ак-Барс Нефтяник» уенчылары белән уйнады. Уенда безнекеләр 5: 3 белән җиңделәр.
22 мартта Нурлат шәһәрендә 2014 елда туганнардан төзелгән җирле «Ледок» Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасын кабул итте. Уен исәбе 1: 4 белән яшьлеклеләр файдасына тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев