Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй халкы «Татарстан чаңгы юлы – 2026» массакүләм ярышларына күмәк кушылды

Спорт бәйрәме актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде.

Бүген, 14 февральдә Зәйдә «Россия чаңгы юлы – 2026» ачык Бөтенроссия ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2026» республика массакүләм ярышлары узды. Яңа шәһәрнең урман массивындагы чаңгы трассасы инде традиция буенча спорт бәйрәмен үткәрү урыны булды.

Ачылу тантанасы мәртәбәле кунакларның сәламләү сүзләреннән башланды. Спортчыларга Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы Эдуард Галеев теләкләрен җиткерделәр. Ярышларны ачуда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркаева катнашты. 

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләрен тапшыру спорт бәйрәменең үзенчәлекле вакыйгасы булды. Тантаналы шартларда бүләкләрне ГТО нормативларын уңышлы үтәгән зәйлеләр алды.

«Татарстан чаңгы юллары – 2026» стартына төрле яшьтәге зәйлеләр чыкты: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып көмеш яшьтәге тәҗрибәле спортчыларга кадәр. Ярышларда профессиональ шөгыльләнүче чаңгычылар да, балалы гаиләләр дә катнашты, алар өчен бу көн ял көннәрен саф һавада актив үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

 

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев