Зәй тхэквондочылары уңышлы чыгыш ясады
Спорт

Зәй тхэквондочылары уңышлы чыгыш ясады

11 гыйнварда Менделеевскида тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар булып узды.

Ярышлар Россия беренчелегенә сайлап алуның беренче этабы да булды.

Анда Татарстан Республикасының барлык шәһәрләреннән 140 спортчы  катнашты. Алар арасында  "Зәй" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы  нәтиҗәләр күрсәтте.

Полина Гусева  68 кг га кадәр үлчәүдә –  1; Әмир Иванов 73 кг га кадәр авырлыктагылар арасында –  2;  Таңсылу Шәфиева 59 кг га кадәрдә 3нче урыннарны алдылар.

Полина Гусева  кара билбау нормативын үтәде һәм 7 февральдән 13 февральгә кадәр Рязань шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашуга  юллама яулады.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев