Зәй спортчысы Кәрим республика беренчелегендә көмеш медаль яулады
Спорт

Зәй спортчысы Кәрим республика беренчелегендә көмеш медаль яулады

13-14 гыйнварда Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 2006-2008 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Анда "Зәй" спорт мәктәбендә тренер-укытучы Рамил Салихов кул астында шөгыльләнүче Кәрим  Кәлимуллин осталыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Көрәш нәтиҗәсе буенча Кәрим көмеш медаль яулады. Бу медаль Черкесск шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә юллама да  булды. Анда Кәримгә республика һәм "Зәй"спорт мәктәбе данын якларга туры киләчәк. Көрәшчебезгә уңышлар телибез.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев