Зәй спортчылары Бөтенроссия ярышларыннан җиңүләр белән кайтты
27-29 мартта Түбән Кама шәһәрендә гадәттәгечә 14нче тапкыр ирекле көрәш буенча M-7 OPEN Бөтенроссия ярышлары узды.
Ул ел саен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән бик күп иң яхшы спортчыларны җыя. Бу юлы да ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән, Белоруссиядән һәм Казахстаннан 250 дән артык спортчы катнашты.
Алар арасында Зәй көрәшчеләре үзләренең югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Яшүсмерләр арасында 28 кг га кадәр авырлык категориясендә Минеев Егор – көмеш, Фаршатов Данис - бронза призерлар булдылар.
35 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Мугурбиев Әбүбәкер - көмеш, ә Хисмәтуллин Арслан - бронза медальгә лаек булды.
38 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов әлеге турнирның җиңүчесе булды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләргә ия булды.
1 урынга - 10 000 сум;
2 урынга - 5 000 сум;
3 урынга - 3 000 сум.
Спортчыларның тренеры – Илнар Хәйруллин.
фотолар тренердан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев