Зәй спорт мәктәпләре тренерлары ГТО нормативларын тапшырды
Спорт

Зәй спорт мәктәпләре тренерлары ГТО нормативларын тапшырды

27 февраль көнне «Старт» спорт комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру булды. Чарада «Барс», «Зәй» һәм «Ялкын»спорт мәктәпләренең тренер-укытучылары катнашты.

Чараны спорт идарәсе оештырды. Идарә башлыгы  Илзирә Тимеркәева үз үрнәге белән хезмәттәшләренә чараның мөһимлеген күрсәтте, нормативлар тапшыруда катнашу — һәр тренерның мактаулы бурычы икәнлеген ассызыклады. Кайбер сынауларның катлаулы булуына карамастан, барлык катнашучылар да, ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтеп, югары энтузиазм һәм үҗәтлек күрсәттеләр.

фото: спорт идарәсеннән


Нет комментариев