Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы узышлары оештырылды. Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Зәй районы командасы яулады.
Көмеш медальгә Азнакай командасы лаек булды, ә мактаулы өченче урынны Казан командасы алды.
Шәхси зачетта Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин аеруча аерылып торды, ул икенче урынны алды.
Зәй спортчыларын котлыйбыз!
Нет комментариев